Татар Наратлысы авы лында яшәүче Тәлгать Гыйләҗ улы Гыйльмановның 1 февральдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әни белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, сабырлык, озын гомер телибез. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшә.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк
Яратып, әни, туганнар, кодагый, кияүләр, оныклар исеменнән – кызың Гөлнирә.
Нет комментариев