Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Әҗәле авылында яшәүче сөек ле әниебез Тәнзилә Гәбделхәй кызы Садыйкованың 2 февральдәолуг юбилее – 65 яшь тулган көне! Әниебез–яратканыбыз сине ихлас күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз.

02 февраля 2020, 08:09

1713

0

0

Татар Әҗәле авылында яшәүче сөек ле әниебез Тәнзилә Гәбделхәй кызы Садыйкованың 2 февральдәолуг юбилее – 65 яшь тулган көне! Әниебез–яратканыбыз сине ихлас күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз.

Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең корычтай ныгын, бәхет-шатлыкларның өелеп-өелеп килүен телибез! Син безгә олы үрнәк! Рәхмәт, әни, сиңа, мең рәхмәт! Әтиебез белән тигезлектә, татулыкта, яшь чагындагы кебек бер-берегез өчен өзелеп торып, балалар, оныклар, кияү-киленнәр рәхәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен сезгә!!!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын,
Син үстергән һәрбер баланың.
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга,
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Әниебез, сине яратып барлык балаларың исеменнән, Яшел Үзәннән улың Ирек, киленең Гөлинә, оныкларың Инсаф белән Нәфис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев