Татар Әҗәле авылында гомер кичерүче СӘЛИМГӘРӘЕВА ФӘНЗИЯ ГАРИФ КЫЗЫның бүген, 7 сентябрьдә, 55 яшьлек олы юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез! Шушы матур бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыбызның һәм оныкларыбызның игелекләрен күреп бәрәкәтле озын гомер кичерүеңне телибез! Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп бергә-бергә күңелле итеп яшәргэ насыйп итсә иде безгә ходай!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә,
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Акыллы да, сабыр да син
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт
Булсаң иде чиксез бәхетле!
Иң изге теләкләр белән, үзеңне нык яратып, хөрмәт итеп, иптәшең Рәмин, балаларыбыз, кода-кодагыйлар һәм барлык туганнарыбыз.
Нет комментариев