Татар Исламы авылында гомер итүче Гусман Сәетбаттал улы Заһидуллинның 20 апрельдә 80 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез, бабаебыз, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле имин тормыш телибез. Һәрвакыт шулай нык бул! Әниебез белән кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта безне сөендереп яшәргә язсын.
Сине хөрмәт итеп, яратып, әниебез, улың, киленең, киявең, оныкларың исеменнән – кызың Гөлназ.
Нет комментариев