Олы Шырдан авылында яшәүче Бикмуллиннар гаиләсен Алтын туй – 50 ел бергә гомер итүләре белән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле әти, әни!
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
СөбханАллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез,
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән, балалары: Марат, Марсель, Люция, оныклары: Гөлия, Ралина, Адель, Алия, Розалина, Кәрим; киленнәре Лилия, Лилия; кияүләре Рәис.
Комментарии
0
0
Тагын бер яшь кияуләре Илдар исеменнән
0
0