Олы Шырдан авылында туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Фәнис Илгизәр улы Фәрраховның 23 июндә 50 яшь тулган көне, юбилее.
Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен Аллаһы Тагалә. Алдагы тормышыгызда әни белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, һәр көнгә шөкер итеп озак яшәвегезне телибез!
Һаман шулай яшь килеш кал,
50 яшең тулса да.
Бүгенге фани дөньяда,
Мәшәкать куп булса да.
Хак Тәгалә күпсенмичә,
Безгә рәхмәтле булсын!
Саулык һәм тынычлык белән,
Сиксән, туксан, йөз тулсын?
Иң изге теләкләр белән, әни, тормыш иптәшең Люция,
кызларың Гөлия, Гөлназ.
Нет комментариев