Олы Шырдан авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле кешебез, газиз әниебез Роза Хәким кызы Шиһапова гомер бәйрәме – юбилей таңын каршылый.

Кадерле әниебез! Юбилеең котлы, мөбарәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, җыерчыклы кулларың беркайчан сызламасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Безгә биргән яхшы тәрбия, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа әниебез.
Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсең син гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булыр иде
Әнкәй синең үткән елларың.
Үзең уңган, үзең кешелекле,
Шуңа күрә арта хөрмәтең.
Сиңа карап төшендек без, әнкәй,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Балаларың, биш оныгыңның
Игелеген күреп яшисең.
Имән ныклыгына ия булган
Саф куңелле изге кеше син.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Ходайдан сиңа исәнлек сорап, тормыш иптәшең Тәлгать, улларың Ленар белән Булат, кызың Лилия, киленнәрең Лилия, Алсинә, киявең Марсель,
оныкларың Адель, Кәрим, Диләрә, Сәмирә, Зәринә.
Нет комментариев