Олы Ачасырда яшәүче кадерле нәнәбез Әхмәтова НурияХәбибрахман кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син! Барлык игелекләрең өчен мең рәхмәтләр укып, сиңа бәхетле озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, киләчәктә җизни белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бәхеттә яшәргә насыйп булсын.
Мең рәхмәтләр әйтеп, апа,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык –
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең,
Кайгы-хәсрәт сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Яратып, әтиебез, Госман, Лилия, Рушан Фәтхуллиннар гаиләсе.
Нет комментариев