Олы Ачасырда яшәүче Фарук Касыйм улы Адиевның 70 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырыштык. Шулай кадерләп, яратып, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен рәхмәтлебез. Син, әти, һәрчак олы җанлы, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез булдың. Тормыш авырлык ларын җиңә килдең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, үрнәк күрсәтеп яшә дең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле булып калмыйча, кирәк чакта таләпчән дә була белдең.
Туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен мең рәхмәт. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк һәм куаныч булып, тигезлектә яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын, бәхетле гомер телибез. Алдагы көннәрең бары шатлыкта үтсен. Безне сөендереп, озын-озак яшә әле, әти!
Яратып, тормыш иптәшең Гөлнур, кызың Фирая, киявең Фәргиз, оныкларың Илнур, Әнисә, улың Фәнис һәм әбиебез.
Нет комментариев