Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче Асия Әкрәм кызы Кәримуллина 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

14 февраля 2022, 08:30

713

0

0

Олы Ачасырда яшәүче Асия Әкрәм кызы Кәримуллина 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Апай, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең абыйны гомер буе олылап, хөрмәт итеп яшәдең. Игелекле биш бала тәрбияләп үстердегез. Гомеренең соңгы минутына кадәр карап, кадерләп озаттың. Аллаһның рәхмәте яусын сиңа. Үзеңә сәламәтлек, тыныч тормыш, иман байлыгы телибез. Озак еллар балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, шушы дөньяның матурлыгын күреп, Раббыбыз биргәненә шөкер итеп, бергә аралашып яшәргә язсын.
Озын гомер бирсен хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.

Яратып, Тәскирә, Тәнзилә, Әнвәр гаиләләре.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев