Олы Ачасыр авылында яшәүче әниебез Фирдәүсә Хәбибрахман кызы Һадиеваны туган көне – юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез, сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, кайгы-хәс рәтсез көннәр телибез.
Бүген синең юбилеең, әни!
85 яшь – Ходай бүләге,
Син саклаучы туган йорт нигезен,
Безнең өчен тормыш терәге.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Алларыңа килеп, башны иеп,
Рәхмәтебезне сиңа әйтәбез.
Догаларың белән ярдәм итеп,
Сау-сәламәт яшә, әни, диябез!
Сине яратып, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев