Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Норлат авылында яшәүче әтиебез Насыйбуллин Фәриткә 3 апрельдә 90 яшь булды, әниебез Саимәгә 10 апрельдә 90 яшь тула.

09 апреля 2021, 07:00

315

0

1

Норлат авылында яшәүче әтиебез Насыйбуллин Фәриткә 3 апрельдә 90 яшь булды, әниебез Саимәгә 10 апрельдә 90 яшь тула.

Җир йөзендә иң кадерле кешеләребезне олуг юбилейлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Әти-әниебезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт, җан тынычлыгын югалтмыйча, безне сөендереп яшәүләрен телибез. Сез укыган догалар әле безне бик күп еллар сак ласыннар, якласыннар.

Туксан яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми. Йөзегезгә җыерчыклар ятып, чәчегезгә ак бәс керсә дә, берүк уфтана күрмәгез, гомерегезнең иң матур чагы әле. Бәхетле гомер көзе һәркемгә дә тәтеми ул.
Көннәрегез шатлык белән үтсен. Гомер юлларыгыз озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, пар сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.

Ходай Сезгә озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!

Яшик әле, әти-әни, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әни киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, кызыгыз Рәшидә-Фәрит,оныгыгыз Руфия-Ленар,
оныкчыклар һәм туганыгыз Альмира.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев