Норлат авылында яшәүче Марат Нәби улы Миндубаевның 1 октябрьдә олы юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, мул тормыш, көчле рухлы, көләч йөзле, уңган, алтын куллы булып калуыңны телибез. Яныңда һәрвакыт сине хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, дусларың булсын.
Яхшы әти дә син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга!
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә, шатлыкларга төренеп.
Шушы иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Резедә, киявең Руслан, кызың Наилә, оныкларың Эльвина, Алинә.
Нет комментариев