Норлат авылында гомер итүче кадерле әтиебез Фидаил Габдерәхим улы Ибраһимовның 29 апрельдә гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Әти! Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр, син безгә өч балаңа да терәк, ярдәмче булдың, барыбыз да сиңа олы рәхмәтләребезне җиткереп, озын гомер, сәламәтлек, әниебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез! Кайткан саен туган йортыбызда безне елмаеп әти-әниебез каршы алудан да зуррак бәхет юктыр ул. Юбилеең белән әти, туачак таңнарың һәрвакыт аяз, нурлы булсын!
Иң изге теләкләр белән, әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән – кызың Алсу!
Нет комментариев