На 31 декабря Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кадерле әти-әниебез Фатыйма Шәмси кызы һәм Мөхтәсәр Мияссәр улы Хәмзинарның бергә тормыш корып яши башлауларына 31 декабрьдә – 50 ел!
Кадерлеләребез, күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Һәр туар таң шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, тигезлектә, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез,
Безгә – терәк, оныкларга – шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.
Яратып, балаларыгыз.
Нет комментариев