Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мулла Илендә яшәүче Ярхәм Кыям улы Гайнуллинның 70 яшьлек юбилее

09 октября 2022, 12:15

430

1

0

Мулла Илендә яшәүче Ярхәм Кыям улы Гайнуллинның 70 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән, улың, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярхэм туган конен,юбилеен белэн тэбрик итэбез! Сина озын гомер,сэлэмэтлек,бэхетле картлыклар телэп калабыз! Классташын Фэнзиля.