Мулла Илендә яшәүче әниебез АЛСУ БАРИ КЫЗЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАның бүген, 30 июльдә, туган көне – юбилее

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә – якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын
башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
– Әни... Әнкәй... Әнием! Меңләргә үрнәк булырлык, Мулла Илендә яшәүче әниебез АЛСУ БАРИ КЫЗЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАның 30 июль туган көне – юбилее. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Кадерләп үстереп, аналарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез син. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
ӘНИ, безне мең газаплар белән
Бу дөньяга СИН бит тудырган!
Без рәхәттә генә яшәсен, – дип,
Бөтен уңайлыкны булдырган!
Тавык чүпләп бетерә алмас эшне,
Безнең өчен, – диеп эшләгән.
Синең кулларыңнан гомер буе
Уклау, таба, иләк төшмәгән.
Кайгыртуның син иң зурысына
Лаек икәнлекне беләбез.
Ләкин, дөнья мәшәкате белән,
Һәрчак кичектереп киләбез.
Ә син, әни, безне тиргәмисең,
Сабыр гына барсын аңлыйсың.
Әле һаман үзең кайгыртасың,
Үпкә саклап безгә калмыйсың.
Авырлыкны тышка чыгармыйча,
«Әйбәт» дию җаен табасың.
Ә төннәрен безгә сиздермичә,
Даруыңны эзләп кабасың.
Әни, Әни, син безгә бик кирәк,
Туган йортыбыздан китсәк тә.
Яңа оя табып, анысын да
Үзебезнеке кебек итсәк тә.
Килә безнең һәркөн сиңа кайтып,
Җылы кочагыңда каласы.
Назлы, йомшак кулларыңа ятып,
Тыныч кына йоклап аласы.
Син яныбызда булган чакта, Әни,
Йөрәгемә була бик рәхәт.
Бөтен кылган изгелегең өчен,
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт!
Кызларың, оныкларың.
Нет комментариев