Мулла Иле авылында тормыш итүче кадерле әние без Сания Фәйзулла кызы Шәйхуллинаның 2 гыйнварда гомер бәйрәме – туган көне, 82 яшь тула.

Әниебезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, куанычлы көннәр телибез. Балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Туган көнең, әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине яратып, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев