Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Моннан 50 ел элек, 20 ноябрь көнне Югары Урысбага авылының иң булган егете Норлат авылыннан иң гүзәл, уңган кызны үзенә тормыш иптәше итеп алып кайткан

20 ноября 2021, 07:00

766

0

0

Моннан 50 ел элек, 20 ноябрь көнне Югары Урысбага авылының иң булган егете Норлат авылыннан иң гүзәл, уңган кызны үзенә тормыш иптәше итеп алып кайткан

Хәзерге вакытта газизләрдән-газиз кешеләребез – Зәйтүнә Хәбибулла кызы белән Фәндияр Фәез улы Ногомановлар ярты гасыр иңгә-иң куеп, Югары Урысбага авылында гомер итәләр.
Шушы еллар эчендә аларга бик күп шатлык лар, өч бала туу, оныклар сөю бәхете белән бергә, күп борчу-кайгылар да күрергә туры килгән. Ләкин алар сынмаган, сыгылмаган. Бер-берләренә терәк булып, мәхәббәтләренең алтын балдакларын бүгенге көнгә кадәр сак лап килгәннәр. Аларның бүген – Алтын туйлары!

Кадерле әти-әниебез, яраткан дәү әти һәм дәү әниебез! Сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне тынычлыкта, тигезлектә, сәламәтлек белән үткәрергә язсын сезгә. Сез безнең өчен бик кирәк һәм зур терәк!

Илле ел кулга-кул тотынышып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Әти-әни, диеп дәшәбез.
Безгә – терәк, оныкларга – шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.
Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен,
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев