Минем әни! Кем соң йоклаган вакытта өстеңнән юрганың шуып төшсә, килеп ябучы? Авырсаң яныңнан да китми, янымда өзгәләнүче минем әни!
Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның бүген, 30 июльдә, туган көне.
Әни бүген теләкләрнең сиңа иң зурысын юллыйбыз, кайгы хәсрәт күрми, әле күп еллар безне сөендереп яшә!
Котлы булсын әни туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын,
Син үстергән һәрбер балаңның.
Һәрвакыт булдың өйнең яме,
Авыр чакта син безгә терәк.
Озак яшә, сәламәт бул:
Син бит безгә бик кирәк!
Чәчләреңә әни чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, әни, авырмыйча,
Син бу дөньяда - бер генә!
Минем кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтен дә алыштыра алмаслык – минем әни! Туган көнең белән, әни сине!
Куанычым, шатлык, таянычым!
Сердәшчем син якын дус сыман.
Яшә әни, яшә жир йөзендә,
Якын кешем булып кал һаман.
Балаларың, оныкларың исеменнән, Зөһрәңнән.
Нет комментариев