Мәсхудә Миңнегали кызы Галиуллинаны туган көне белән котлыйбыз.
Поздравления

Мәсхудә Миңнегали кызы Галиуллинаны туган көне белән котлыйбыз.

Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — әнием минем.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Яратып, ирең Рашид, кызың Миләүшә һәм барлык туганнарың.

Нет комментариев