Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Зөлфирә Кәрим кызы Садыйкова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Кадерлебез! Чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме сәламәтлек, тыныч тормыш, күңел көрлеге телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхеткә төренеп яшәргә насыйп булсын.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Яратып, балаларың, барлык туганнарың исеменнән Радик.
Нет комментариев