Мамадыш-Әкил авылында яшәүче кадерле әниебез Рәмзия Мөдәрис кызы Мөхәммәтшинаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз
Исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, гаилә иминлеге, тигезлек телибез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Гомерең матур узсын, әнкәй бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Тормыш иптәшең Фәргать, кызың Ләйсән, улың Линар, киленең Гөлназ, оныкларың Фәиз, Аяз, Раил, Сәлим.
Нет комментариев