Котлыйбыз

Акъегет авылында яшәүче әтиебез Равил Нурмөхәммәт улы Зиннуровның 70 яшьлек юбилее һәм әниебез Суфия Нурулла кызы белән тормыш итүләренә – 45 ел.
Кадерлеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхеттә-шатлыкта, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәвегезне телибез. Ярдәмчел, бала җанлы булуыгыз, безнең шатлык-борчуларны йөрәгегез аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сезне бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Суфия, балаларыгыз Резедә-Алмаз, Рүзилә-Фәнис, Рәзилә-Рөстәм, оныкларыгыз.
Нет комментариев