Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлау

25 марта 2022, 12:17

796

0

0

Котлау
Котлау

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче, кадерле әниебез Сәйфетдинова Алмира Әхмәтзакир кызын,
чын күңелдән - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Әни! Син гомерең 40 елын мәдәнияткә багышладың, нәкъ менә сез, Республикабызның мәдәни тормышын яңа буяулар белән баеттыгыз, кешеләргә шатлык өләштегез һәм яшьләрдә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләдегез. Сез сәхнәләштергән йөзләгән театрлар, концертлар, авылларда гына түгел, районнарда да дан казанып, мактаулы исемнәр яулады.

Әниебез! Лаеклы ялда булсаң да, күңелеңдә мәдәнияткә булган мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен, бәхет чишмәләрең саекмасын, туар таңнарың бәхетле, куанычлы хәбәрләргә генә бай булсын. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, әтиебез белән тигезлектә, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак гомер кичерүегезне телибез.

Яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Тәлгат, балаларың Ләйлә-Нияз, Чулпан-Булат, оныкларын: Аяз, Кәрим, Алия, Камилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев