Хөрмәтле Рәмзия Хәбибулловна!

Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сезнең якты тормышыгыз – мәгариф өлкәсендәге катлаулы һәм мактаулы бурычларны тормышка ашыруда фидакарь хезмәт итү үрнәге. Галәм кояшы белән якты, ә сез белемегез белән күркәм, белемегез белән көчле!
Сез – бөек укытучы, гадел җитәкче дә, тугры юлдаш та, кадерле әни һәм дәү әни дә! Туганнарыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамына, гаиләгезнең күңел җылысына, дусларыгызның тугрылыгына, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтенә коенып, озак-озак гомер итегез!
Бәйрәмегез белән сезне, укытучым!
Йөрәгебезнең якын кешесе!
Дөнья серен безгә өйрәтүче,
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!
Саулык, озын гомер, шатлык, бәхет, дөнья рәхәте теләп: тырыш, инсафлы, белемле шәкертләрегез – Мулла Иле мәктәбенең 1979 ел
чыгарылыш А һәм Б сыйныф укучылары.
Нет комментариев