Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле коллегабызны юбилее белән котлыйбыз!!!

10 февраля 2022, 11:52

683

0

0

Хөрмәтле коллегабызны юбилее белән котлыйбыз!!!

«Яшел Үзән» газетасының элеккеге баш мөхәррире, хәзерге вакытта «Болгар» радиосында яңалыклар бүлеген җитәкләүче, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, танылган журналист Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Шул уңайдан коллегабызны туган көне белән котлап, үзебезнең иң эчкерсез һәм ихлас теләкләрне җиткерәбез.

Люция Рафаэлевна! Гомер бәйрәмегез мөбарәк булсын. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, улыгызның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне, барыбызны да үзегезнең иҗат җимешләрегез белән һәрдаим куандырып торуыгызны телибез.
Алдагы иҗат юлыгызда уңышлар юлдаш, каләмегез очлы, кызыклы һәм үзенчәлекле радиотапшыруларыгыз көн саен чыгып, көтеп алган тыңлаучыларыгыз булып торсын. Ә укучыларыгыз сездән яңа әсәрләр, эчтәлекле китаплар һәм кызыклы мәкаләләр көтеп кала. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булып, гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев