Күгәй авылында яшәүче, сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебезнең Равил Хәбиб улы Лотфуллинның 28 декабрьдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Әни белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Гаилә җанлы, әниебезнең, без – балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Ходай Сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән әниебез Гөлинә, улың Рәмил, киленең Гүзәл, кызың Гөлнара, киявең Артур, оныкларың Рамазан, Азат, Әминә, Амира.
Нет комментариев