Миләүшә Әнвәрованың бүген туган көне!
Апас районы Шәмбалыкчы авылында туып үсеп, Яшел Үзәндә гомер итүче якын туганыбыз, барлык хезмәт юлын хатын-кызлар сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган, шәһәребезнең гинекология бүлеге шәфкать туташы Миләүшә Хәйретдин кызы Әнвәрова гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилеен билгели.
Миләүшә! Туган көнең белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, пар канатың белән тигезлектә матур гомерләр, улыгызның уңышларына сөенеп, һәр туган көнгә шатланып, бәхетле яшәвегезне телибез.
Туган көнең котлы булсын!
Бездән сиңа шул теләк:
Унсигездәге шикелле
Типсен гел синең йөрэк.
Ихлас теләкләр белән, барлык туганнарыбыз исеменнән, Ильдар-Гөлнара, Гөлназ-Айдар, Дария.
Нет комментариев