Күгеш авылында яшәүче Фәндәлия Әхмәтҗан кызы Тимершинаның 11 мартта 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа җан тынычлыгы, исәнлек – саулык, озын гомер, тыныч тормыш, бәхет телибез. Һаман шулай көчле һәм ярдәмчел, изге күңелле бул. Безне тәрбияләгәнең, югары белем биреп, кеше иткәнең өчен бик зур рәхмәт, әни! Киләчәктә балаларыңның, онык ларыңның рәхәтен күреп, шатланып, озак-озак яшәргә насыйп итсен.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән: кызларың Альбина, Алсу, улың Радик,
кияүләрең Хәниф, Илдус, оныкларың Алинә, Зәлия, Салават, Булат.
Нет комментариев