Кече Шырдан авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлсәрия Закир кызы Хәйруллинаның 75 яшьлек юбилее.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Барлык балаларың исеменнән, кызың Ләйсән.
Нет комментариев