Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Ачасыр авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлнур Кәлимулла кызы Хәлиуллинага 12 октябрьдә 80 яшь тула.

12 октября 2021, 06:00

458

0

2

Кече Ачасыр авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлнур Кәлимулла кызы Хәлиуллинага 12 октябрьдә 80 яшь тула.

Кадерлебез, киләчәк көннәрең шатлыкта, кадер-хөрмәттә үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, саулык-сәламәтлектә озын-озак яшә. Безнең туган йортыбызның яме бит син! Тәрәзәләрең гел балкып торсын, уты сүнмәсен. Тормышыбызның тәме дә, яме дә, җылы учагы да син. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Әни бит ул – өйнең яме,
Тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Сине яратып, улларың, кияү-киленең, оныкларың исеменнән кызың Гөлназ.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев