Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Ачасыр авылында гомер итүче кадерле нәнәбез Гөлфариза Гыйләҗетдин кызы Җамалиеваның олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

09 октября 2020, 07:00

824

0

0

Кече Ачасыр авылында гомер итүче кадерле нәнәбез Гөлфариза Гыйләҗетдин кызы Җамалиеваның олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

Сөекле һәм кадерле нәнәбез! Сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы телибез. Нәнә, күңелең картаймасын, йөрәктәге дәртең белән мәңге яшь булып кал. Син безнең тормышыбыз терәге, киңәшләрең безгә яшәргә көч бирә, түземле булырга өнди. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә шулай тигезлектә, әти-әнием белән бергә, оныклар игелеген күреп, игътибарын тоеп яшәргә насыйп булсын. Яшәү дәрте сүнмәсен!

Нәнә, котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми шатлык белән,
Үтсен иде гомер көзләрең.

Рәхмәт сиңа, Нәнә.
Яратып, әти-әнием, Гөлнара, Наилә, Зилә гаиләләре, барлык туганнар, кызлар-кияүләр, оныклар һәм оныкчыклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев