Кече Шырдан авылында яшәүче Шәүкәт Мотаһир улы Миңнуллинның 4 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, әни белән тигезлектә, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
75 яшь – әле матур гомер,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Бу юбилей – әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда,
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең һәм оныкларың.
Нет комментариев