Карашәм авылында яшәүче әниебез, әбиебез Әлфия Галим кызы Гыйләҗиеваны туган – көне 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Кадерле әниебез, әбиебез! Сиңа нык сәламәтлек, тигез тормыш, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәт күрми, бәрәкәтле озын гомер телибез!
Әниебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев