Карашәм авылында яшәүче кадерле әниебез ГЫЙНИЯТУЛЛИНА ФӘЙМӘ ХӨСӘЕН КЫЗЫн бүген, 15 апрельдә булачак 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
![Карашәм авылында яшәүче кадерле әниебез ГЫЙНИЯТУЛЛИНА ФӘЙМӘ ХӨСӘЕН КЫЗЫн бүген, 15 апрельдә булачак 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!](https://yashel-uzan.ru/images/uploads/grats/2019/4/15/8b7497dbbe0914ce2170052709b34edd.jpg)
Әни! Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, киңәшчебез дә. Киләчәктә тынычлыкта, муллыкта, сау- сәламәт булып, без – балаларыңның рәхәтен күреп, озын-озак гомер итәргә язсын сиңа! Безне кадерләп, кайгыртып үстергәнең өчен, мең рәхмәтлебез.
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев