Карашәм авылында яшәүче кадерле әниебез Фидәлия Хәлим кызы Гайфуллинаның 1 мартта 50 яшьлек юбилее булды.
Кадерлебез! Сине туган көнең бе лән котлап, иң изге, якты, матур теләк ләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез бе лән озын гомер итеп, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән, тормыш иптәшең Алмаз, улың Айдар, кызың Әдилә, киявең Салават, оныгың Ясминә.
Нет комментариев