Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карашәм авылында яшәүче Фәрид Минкәрим улы Садыйковка 3 гыйнварда 65 яшь тула.

03 января 2022, 06:00

730

0

1

Карашәм авылында яшәүче Фәрид Минкәрим улы Садыйковка 3 гыйнварда 65 яшь тула.

Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп озак яшәргә Ходай насыйп итсен.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөрсәң дә
Уңсын синең юлларың.
Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күрсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.
Уңганнарны Ходай күрә,
Җан биргәнгә, юнь бирә.
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик без бергә-бергә.

Сине яратып, изге теләкләр белән, тормыш иптәшең,
улларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев