Яшел Үзәндә гомер итүче Зәйтүнә Кәбир кызы һәм Ибраһим Корбан улы Корбангалиевларның Тимер туйлары – бергә гомер итүләренә 65 ел!

Кадерле әтиебез һәм әниебез, дәү әтиебез һәм дәү әниебез! Сезне бәйрәмегез белән ихлас котлап, имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә!
Исән генә була күрегез дә,
Тигез, озак яши күрегез.
Бала шатлыгыннан балкып торсын
Гомер буе күңел түрегез.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Яратып, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев