Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче газиз әниебез Флюра Кыям кызы Бикмөхәммәтованың 18 октябрьдә туган көне.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртак лашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, безнең кадер-хөрмәттә, оныкларыңа яраткан әби булып, озак еллар яшәргә насыйп итсен. Син безнең иң газиз кешебез. Көннәреңне шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Ә 26 октябрьдә әтиебез Якуб белән гомер итүләренә 56 ел була.
Сезгә бәхетле картлык, тигезлек һәм озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә!
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез:
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Яратып, кызыгыз, киявегез һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев