Бузай авылында яшәүче әниебез Сания Хәйрислам кызы Мадыгулованың бүген, 4 сентябрьдә туган көне.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине 80 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, изге күңелле, балаларның һәм оныкларның игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын.
Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Уйлама әле, әни, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине яратып, кызларың Фәридә, Фәнзия, киявең Камил, оныкларың.
Нет комментариев