Бишнә авылы җирлегендәге кадерле укытучыларны һәм ветеран педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик «бишле» билгеләре генә куйсын!
Илгиз Фәтхуллин.
Бишнә авыл җирлеге башлыгы
Нет комментариев