Бәчек авылында яшәүче иң якын кешебез, гаиләбезнең кояшы Гөлнара Фәрит кызы Сибгатуллинаның туган көне

Кадерлебез! Сине гүзәл бәйрәмең белән котлыйбыз һәм йөрәк түребездән чыккан иң җылы теләкләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар белән мул тормышта гомер итәргә насыйп булсын. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә, һәр туган көнгә шөкер итеп, шатлык белән яшәргә Ходай насыйп итсен.
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
Рухи ныклыкны зур итеп,
Ходай сиңа биргән тумыштан.
Сыгылмыйча, батыр яшисең син,
Тәм, ямь табып шушы тормыштан.
Куаныч һәм юанычыбыз син,
Гаиләбезнең алтын тоткасы.
Котлы булсын 40 яшең,
Гомереңнең матур уртасы.
Яратып, пар канатың Хәйдәр, кызың Әдилә.
Нет комментариев