Бакырчы авылында яшәүче Навил Рухулла улы Бәхтияровка 12 октябрьдә 60 яшь тулды
Кадерле һәм якын кешебез!
Сине гомер бәйрәмең белән котлап иң җылы теләкләребезне җиткерәбез! Алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, пар канатлы булып, тигезлектә, җан тынычлыгы белән бәрәкәтле тормышта яшәвеңне телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын.
Яратып, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев