Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әтиебез Хәнәфи Хөсәен улы Әдиятуллинны туган көне белән котлыйбыз

03 октября 2022, 09:37

158

0

0

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әтиебез Хәнәфи Хөсәен улы Әдиятуллинны туган көне белән котлыйбыз

Әтиебез, сиңа чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, туган йортыбызның яме булып, әни белән тигезлектә безне сөендереп яшәвегезне телибез.
Әтиебез безнең, кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелерәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән, әниебез, улың, кызларың, кияүләрең, киленең һәм оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев