Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче әниебезнең – Нурия Салават кызы Сәмитованың 18 октябрьдә 75 яшьлек юбилее

20 октября 2022, 11:30

395

0

0

Бакырчы авылында яшәүче әниебезнең – Нурия Салават кызы Сәмитованың 18 октябрьдә 75 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, дәү әниебез!

Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, озын гомер телибез. Әти белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, якыннарыңның кадер-хөрмәтен күреп, хәерле гомер кичерергә язсын! Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа!


Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет – син булгач.
Гомерләрең озын булсын әнкәй,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, кызың, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев