Бакырчыда яшәүче Нәбиулла Кәлимулла улы Хәмитовның туган көне.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, чиксез шатлык лар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Яратып, балаларың, кияүләрең-киленнәрең һәм оныкларың.
Нет комментариев