Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче әниебез Динә Мансур кызы Бикмуллинаның 17 июльдә 50 яшьлек юбилее

17 июля 2022, 11:30

828

0

0

Бакырчы авылында яшәүче әниебез Динә Мансур кызы Бикмуллинаның 17 июльдә 50 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү,
Бәхет бит ул безнең өчен дә!!!

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең, балаларың, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев