Бакырчы авылында яшәүче Хәнәфи Хөсәен улы Әдиятуллинны 85 яшь тулган көне белән котлыйбыз!
Җитмеш төрле һөнәр остасы, кешелекле, намуслы, ярдәмчел, игьтибарлы әтиебезгә рәхмәтнең зурысын әйтеп, ныклы сәламәтлек, бәхет, әниебез белән тигез тормышта яшәвегезне телибез.
Үзебезне белгән көннән
Син безгә – чын горурлык.
Тирән фикерле киңәшең
Коръән сүзенә торырлык.
Рәхмәт сиңа, күңелләргә
Яхшылыклар салган өчен,
Еллар өстәлеп торса да,
Кимемәсен яшәү көчең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәрзәнә, балаларың Фирая-Фәрит,Фирдәүсә-Марсель, Миләүшә-Илдус, Хәниф- Альбина, Альмира-Альберт, тугыз оныгың, оныкчыкларың.
Нет комментариев