Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әниебез Дилә Сәлахетдин кызы Исмәгыйлеваны 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

17 декабря 2021, 07:00

367

0

1

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әниебез Дилә Сәлахетдин кызы Исмәгыйлеваны 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тән сихәте, муллык һәм сәламәтлек телибез. Синең кебек олы йөрәкле, бала җанлы әниләргә ниләр генә теләсәк тә аз булыр кебек. Үткән гомер үткән. Борчу-мәшәкатьле тормыш артта калган. Алдагы гомерләрне кайгы-хәсрәт күрми, изге җанлы, киң күңелле булып, балалар, оныклар игелеген тоеп, рәхәткә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын,
Син үстергән һәрбер баланың.
Синең бүген зур бәйрәмең, әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты.
Синдә булган йөз яктысы, әни,
Йөрәкләргә безнең учак якты.
Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
Бисмиллаһ дип, син шатланып уян,
Гомереңнең һәрбер таңында.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, балаларың,
кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев